Зирәклеккә сораулар 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Зирәклеккә сораулар

Поиск

 

Пәрдә ачылганда салмак кына халкыбызның"Рәйхан” көе яңгырый.

Алып баручы чыга:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир – табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Карлар каплый әле кыр юлларын

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

(Сүз авыл Советы хакимияте башлыгына бирелә)

А. б.- Яз хәбәрчесе булып килүче бүгенге бәйрәмебезгә - халыкара хатын – кызлар көненә без кунак итеп киленле биемнәрне, биемле киленнәрне чакырдык. Бүген алар сезнең каршыгызда, сәхнә түрендә. Таныш булыйк: килене Алсу белән Асия апа; килене Гүзәлия белән Әминә апа; килене Гөлназ белән Миннегөл апа.Без алар белән кичә барышында якыннан танышырбыз; алар аша хатын – кыз – Аналарның бөеклеген күрербез; тапкырлыкта, зирәклектә сынарбыз. Аларның яхшы якларын үзебезгә үрнәк итеп алырбыз; арабызда нинди гүзәл, чыдам затлар барлыгын күреп сокланырбыз.

Шулай итеп, "Авылымда бар шундый гаилә... " ,- дип без хөрмәтле апалар, сылу киленнәр белән таныша башлыйбыз.

Кичәбездә катнашалар:(сулдан уңга) Гүзәлия һәм Әминә әхмәтҗанова, Асия һәм Алсу Латыйпова, Миңлегөл һәм Гөлназ Зиннурова.

 

Беренче чиратта үзләре турында биемнәр сөйли.
а Алардан соң сүз киленнәргә бирелә.( "би” сүзенә аңлатма бирелә).

А. б. Сез сөйләгәннәргә өстәп, исемнәрегезнең мәгънәсен аңлатып үтәм.

Әминә - тыныч табигатъле, ышанычлы, тугры.

Гүзәлия – гүзәл, матур, сылу.

Асия – дәвалаучы, тынычландыручы,

Алсу – алсу су,

Миңлегөл – миңле, бәхетле,

Гөлназ – гөл кебек назлы.

Музыкаль тукталыш. Җыр "Килен белән кайнана”. Җырлый Гөлгенә Динмөхәмәтова.

А. б. Гаилә - гомер чишмәсе, гаилә - бәхет учагы дибез. Шушы учакны сүндермичә саклар өчен, әби – бабаларыбызның киңәшләренә, акыллы сүзләренә колак салабыз. Халыкның акылын кыска гына итеп мәкалъләр әйтеп бирә. Дөнья көткәндә без аларны еш кулланабыз. Әйдәгез, "Мин башлыйм, сез дәвам итәсезуены.

- Җылы сүз – (җан азыгы)

- Тәвәккәл таш ярыр – (таш ярыр)

- Корал эшләр – (ир мактаныр)

- Теләк булса – (беләк карышмый)

Һәм халкыбызда шулкадәрле сыналган әйтем дә бар. Ул һәрберебезгә таныш: ир –атның йөрәгенә юл ашказаны аша салына.

Чираттагы бирем: ”Тәмле, туклыклы, тиз” ашамлыгы рецепты. Киленнәргә гаиләнең яраткан ашын пешереп алып килергә өйгә эш бирелгән иде. Алар хәзер шушы ризыкка реклама бирәләр, әзерләү серләрен ачалар.

- Бу ризыкны Сез килен булып төшкәч пешерергә өйрәндегезме, элек тән белә идегезме?

- Аш – суны бием белән бергә әзерлисезме?

"Олылар сүзе – акылның үзе” дигән киңәшкә колак саласызмы?

- Бием кешегә "акыл” өйрәтергә туры килгәне бармы? Әгәр булса ул моңа ничек карый?

Димәк, хатын – кызның эшчәнлеге дә, эш көне дә кухнядан башлана, ул безне берләштерә дә, серләштерә дә.

Татар халык мәкалъләрен актарып утырганда шундый мәкалъгә тап булдым:

"Бер ир әйткән: "Илдә юкны пешер, хатын!”, - дигән. Әгәр дә, синең ирең шундый әмер бирсә, син ни дип җавап бирер идең?

2. Тапкыр җавап эзләр идем.

3. Ирнең яраткан ашын әзерләргә керешер идем.

4. Рецептлар актарырга керешер идем.

5. Киңәш сорап әхирәтләремә, я булмаса әниемә шалтыратыр идем.

Ә хәзер, безне муз. тукталышта З. Кәримова җыр белән көтеп тора. Каршы алыйк!

А. б. Киленнәрнең нинди уңган икәнлеген күрдек, хәзер инде бизәү сәләтләрен тикшереп карыйк. Өстәл тирәсендә алар нинди дизайнер икән? Чираттагы бирем: өстәлбизәү.

А. б. Киленнәр өстәл бизәгән арада, безне бәйрәм белән котлар өчен җыр – бүләк белән егетләр килгәннәр, аларны каршы алыйк! (Р. Мисбахов, Р. Муллабаев башк. "Балан”җыры)

А. б. Хөрмәтле әниләр һәм киленнәр! Сез дөнья йөген бергә тартасыз, балаларны бергәләп тәрбиялисез, икегез дә бер үк кешене яратасыз.

Чыннап та бердәм эшлисез. Бердәм яшисезме икән, сынап карыйк әле! Хәзер йомгак итеп йон чорнап карыйбыз.

Сез эшлисез, ә мин сораулар бирә торам.

– Казанның уртасында нәрсә бар?

– Уфаның уртасында нәрсә бар?

– Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана?

– Кыш уртасында нәрсә була?



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 72; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.236 (0.007 с.)